Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада ике баласы белән югалган хатынны эзлиләр

Ун һәм алты яшьлек ике бала, аларның анасы югалуын туганнары полициягә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Уфада ике баласы белән югалган хатынны эзлиләр
https://pixabay.com

Уфа полициясе 1989 елда туган Диана Шәрипованы һәм аның ике баласын эзли. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Диана балаларын алып чыгып киткән һәм югалган. Туганнары полициягә гариза язган.

Балаларның олысы 2011 елда туган Данил Шәрипов, кечесе 2015 елда туган Софья Шәрипова.

Хатын Уфада танышларында яши дигән белешмә дә бар. 

Диана Шәрипованың буе 170 см чамасы, уртача гәүдәле, чәчләре иңбашына кадәр озынлыкта. 

Балалар һәм аларның анасы турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен телефон номерлары: (347) 279-39-02, (347) 237-19-60.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100