news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче хатынның интим фотоларын элеккеге сөяркәсе интернетта тараткан

48 яшьлек ир-атка карата «яла ягу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

news_top
Казанда яшәүче хатынның интим фотоларын элеккеге сөяркәсе интернетта тараткан
https://pixabay.com

Казанда яшәүче 32 яшьлек хатынның шәхси фотолары интим хезмәтләр күрсәтә торган сайтларда таралган. Элеккеге сөяркәсе бу хатыннан шул рәвешле үч алмакчы булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

32 яшьлек хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең фотолары интим хезмәтләр сайтына эләгүе турында әйткән. Бу эшне танышы эшләвен сөйләгән.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, фотоларны интим хезмәтләр сайтына 48 яшьлек ир-ат урнаштырган. Бу кеше зыян күргән хатынның элеккеге сөяркәсе булуы да билгеле. Ир-ат сүзләренчә, ул элеккеге мөнәсәбәтләрне кайтарырга тели, ләкин хатын аны кире кага. Ир-ат сөяркәсенең кайда булуын күзәтеп тору өчен машинасына маякчык та куйган булган.

«Яла ягу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү вакытында бу ир-ат бер кая да чыгып китмәү турында имза куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар