Самара шоферы гомеренең соңгы мизгелләре видеорегистраторга эләккән

Самара шоферы гомеренең соңгы мизгелләре видеорегистраторга эләккән

Самарада видеорегистратор машина йөртүче гомеренең соңгы мизгелләрен төшергән. Бу хакта "Вести" хәбәр итә.

Фаҗига Кинель-Черкас районында, Кротовка һәм Георгиевка авыллары янында була. Киа Рио автомобилендәге йөртүчегә каршы яктан килгән Ауди бәрелә. Айди тулысынча җимерелә, 24 яшьлек йөртүче шунда ук һәлак була. Кианың йөртүчесе, 34 яшьлек ир, машинадан чыга ала, күпсанлы тән җәрәхәтләре ала. 

Ауди йөртүчесе юлда йоклап киткәндер дип фаразлыйлар.