Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугыз яшьлек бала фонтанга төшкән башлыгын алганда ток сугудан үлгән

Сабыйны иптәш кызлары судан тартып чыгармакчы булган.

news_top_970_100
Тугыз яшьлек бала фонтанга төшкән башлыгын алганда ток сугудан үлгән
Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

5 июльдә Волгоград өлкәсенең Данилов районындагы Березовская станицасында тугыз яшьлек кыз ток сугудан үлә. Балалар паркта уйнап йөри. Шул чакта бер кыз башлыгын фонтандагы суга төшереп җибәрә. Ул кепкасын алырга дип фонтанга керә һәм урында ук һәлак була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә кызны дусты фонтаннан тартып чыгармакчы була, ләкин аның көче җитми. Аннары бирегә өлкәннәр килеп җитә, алар баланы судан ала, тик инде соң була.

Әлеге фонтан 2018 елдан бирле эшли. Урынга килгән тикшерүчеләр насоста кыска ялганыш булуын ачыклый. Шулай ук электр щитогында изоляция бозылган һәм үткәргечләр ачылган.

Бала үлгәннән соң, Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 5 июльдә кичке бишләр тирәсендә 9 яшьлек бала дус кызы белән үзәк паркта ял итеп йөри. Балалар янында өлкәннәр булмый. 2018 елдан бирле эшли торган фонтан янында уйнаганда, кыз суга кепкасын төшереп җибәрә. Башлыкны алыр өчен өл фонтан коймасы аша атлап суга керә. шул чакта аны ток суга башлый. Иптәш кызы ярдәм итәргә маташа, ул дустын судан алып җиргә салмакчы була, ләкин көче җитми. 

«Кыска ялганыш фонтанны эшләтә торган электр җиһазлары төзек булмаудан килеп чыгуы ихтимал. Березовское авылы җирлеге администрациясеннән әлеге объектны төзү һәм эшләтеп җибәрү турындагы техник һәм финанс документлары алынды», диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100