news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада исерек йөртүче таптаткан үсмерләр авыр хәлдә ята

Мопедта баручы балаларны «ВАЗ-2114» бәрдереп китә.

news_top
Уфада исерек йөртүче таптаткан үсмерләр авыр хәлдә ята
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Уфа шәһәрендә 11 майда кичке якта юл һәлакәте була. Биредә «ВАЗ-2114» машинасы мопедта бара торган үсмерләрне таптата. «ВАЗ» йөртүчесе исерек була, аның машина йөртү өчен таныклыгы да юк. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мопед белән 13 яшьлек үсмер идарә итә, аның артына 14 яшьлек үсмер утырган була.

Хәзер ике бала да Уфа хастаханәсендә авыр хәлдә яталар.

«Дорожный патруль» хезмәте белешмәсе буенча, «ВАЗ» белән 43 яшьлек ир-ат идарә итә, ул Уфада яши. Аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар.

Хәзер бу кешегә карата административ протокол төзегәннәр. Соңрак аны исерек булуы да ачыкланган. Алкотестер 0,986 мг/л күрсәткән. Җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар