Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Павел Дуров мәктәп балаларын атып үтерүче Илназның Telegram-каналы турында сөйләде

Илназ Галәвиев мәктәпкә һөҗүм итәр алдыннан бер сәгать алдарак социаль челтәрдә махсус канал ача.

news_top_970_100
Павел Дуров мәктәп балаларын атып үтерүче Илназның Telegram-каналы турында сөйләде
Салават Камалетдинов

Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм итеп, җиде баланы, ике укытучыны атып үтергән Илназ Галәвиев җинаять кылыр алдыннан Telegram-канал ясаган. Көч куллануга чакыру язылган булганга күрә, каналны бер сәгать эчендә блокировкага куйганнар. Бу турыда мессенджерга нигез салучы Павел Дуровка сылтама белән РИА Новости язды.

«Казанда атыш оештырган егет җинаять кылу алдыннан 20 минут алдарак Telegram-каналда яза. Җинаять кылган мизгелдә каналда бер катнашучы — канал ясаучы үзе генә була. Җинаятькә 15 минут калгач, ул каналны гавәми (публичный) итеп ясый. Ул шулай итеп үлем алды язмасы калдырырга теләгән булуы ихтимал. Telegram модераторлары тиз эшли, көч куллануга чакырган өчен, каналны бер сәгать эчендә блокировкалыйлар», — ди Дуров.

Дуров сүзләренчә, җинаятьчене полиция тоткач кына, каналга язылучылар һәм дәгъва белдерүчеләр барлыкка килә. Мессенджерга нигез салучы фикеренчә, хокук саклаучылар барлык Telegram-каналларны реаль вакытта карап торсалар да, алар шундый кыска вакыт эчендә фаҗигане булдырмый кала алмас иде: җинаятьче үзенең планнарын алдан күрсәтмәгән, бернинди конкрет фактлар бирмәгән бит.

«Психик яктан стабиль булмаган кешеләрдән җәмгыятьне саклап бетерү мөмкин түгел. Миллион кешенең берсе социопат булырга, бер сәбәпсез агрессиягә әзер булырга мөмкин», — ди Дуров.

  • 11 майда 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырды. Ул ике укытучыны, җиде баланы үтерде, 23 кеше имгәнде, аларның 20се балалар. 
  • Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100