Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче мәктәп укытучысы Эльвира турында: «Тормышын мәктәп белән бәйләргә хыялланды»

Эльвира Игнатьева Казан ферераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыган булган. Бу хакта институтның Инстаграм битендә хәбәр ителде.

news_top_970_100
175нче мәктәп укытучысы Эльвира турында: «Тормышын мәктәп белән бәйләргә хыялланды»

175 нче Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булган инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган булган. Эльвира — татар кызы. Инглиз теле укытучысы булып биш ел эшләгән. Июльдә аңа 27 яшь тулырга тиеш булган.

«Бәхетле булганда урын җиреннән торуы ничек рәхәт булганын тоеп гаҗәпләнерсең», — дип язган булган Инстаграмдагы соңгы постында биш көн элек Эльвира. Тагын бер постында ул: «Тормыш юлыңны бәхетле итүнең бернинди кыенлыгы юк. Бәхет әллә кайда еракта дип уйламагыз, һәр минутның ләззәтен тоярга өйрәнегез», — дигән яшь укытучы.

Университет укытучылары Эльвираны тәрбияле, җаваплы, игътибарлы, кайгыртучан, тормышка уңай караучы кыз иде дип искә ала. Укытучылар сүзләренчә, Эльвира максатчанлыгы, балаларны яратуы белән аерылып торган. «Ул үзенең тормышын мәктәп белән бәйләргә хыяллана иде», — ди алар.

«Ул Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбендә читтән торып педагогика бүлегендә укыды, ике ел элек институтны кызыл диплом белән тәмамлады», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә институт директоры урынбасары Эльвира Закирова.

Аның әйтүенчә, Эльвира Игнатьеваның фәнни эше чит телне мәктәптә өйрәтү һәм методика осталыкларын формалаштыру темасы белән бәйле булган. «Ул дипломын иң яхшы билгесенә яклады», — дигән Эльвираның фәнни җитәкчесе.

Институт җитәкчелеге, хезмәткәрләр һәм студентлар 175 нче гимназиядә атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына тирән кайгыларын уртаклаша.

175 нче Казан гимназиясендә бүген атыш булды, берничә кеше һәлак. Республикада 12 майда матәм көне игълан ителде.

Атучы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100