Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистайда көнче ир көндәшенең машинасына ут төрткән

42 яшьлек ир хатыны хыянәт итә дип уйлап, җинаятькә барган.

news_top_970_100
Чистайда көнче ир көндәшенең машинасына ут төрткән
https://pixabay.com/

Чистай районында бер ир-ат чит кеше машинасын яндырган. Ул, хатыны белән очрашып йөри дип уйлап, көндәшенең милегенә зыян салган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Чистайда яшәүче 55 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 11 майга каршы төндә «Хэндэ» внедорожнигына ут төртүләрен сөйли. Машина бөтенләй янып беткән.

Автомобильгә ут төртүчене тиз арада тоткарлыйлар. Ул Татар Баганасы авылында яшәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыга. Ут төртүче үз гаебен таный. Көнчелек аркасында җинаять кылуын сөйли. Бу ир-ат үзенең хатыны хыянәт итә дип уйлый. Имеш, машина хуҗасы — аның көндәше.

Әлеге вакыйгадан соң «Алдан уйлап милекне юкка чыгару яки җимерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер көнче ирне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100