Олимпия чемпионының үлемендә табибларны гаеплиләр

Олимпия чемпионының үлемендә табибларны гаеплиләр
Велотрек буенча 1980 елгы Олимпия чемпионы булган Виктор Манаковның вафатында табибларны гаеплиләр. Бу хакта ТАССка Россия велосипед спорты федерациясе президенты Вячеслав Екимов әйткән. 

Манаков 58 яшендә Мәскәүнең инфекцион хастаханәсендә вафат булган. 

"Табибларның битарафлыгы аркасында вакытында операция ясалмады", - дигән Екимов.

Виктор Манаков Ленинград өлкәсендә җирләнәчәк. 

Манаковның Олимпия чемпионы статусыннан тыш, дөнья чемпионатында алган алтын алтын, ике көмеш, бер бронза медиальләре бар. Манаковның улы да Европа чемпионы.