Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бриллиантовая рука» артистының мәетен тапканнар

«Брюки превращаются… превращаются брюки…в элегантные шорты» дигән канатлы сүзтезмәне Серафима Холина әйткән иде.

news_top_970_100
«Бриллиантовая рука» артистының мәетен тапканнар

Совет актрисасы Серафима Холина 97 яшендә вафат булган. Ул данлыклы «Бриллиантовая рука» киносында мода күрсәтүче булып уйнаган иде. Артистканың мәетен Мәскәүнең Вернадский проспектындагы фатирда кызы тапкан. Алар биредә икесе яши торган булган. Үлем сәбәпләре әйтелми, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы.

Нәкъ менә шушы актриса «Брюки превращаются… превращаются брюки…в элегантные шорты» дигән канатлы сүзтезмәне әйтте.

Серафима Холина «Кавалер Золотой звезды», «Смелые люди», «Сельский врач» һәм башка фильмнарда уйнаган. «Бриллиантовая рука» киносындагы роле соңгысы булган.

Ул чит ил артистларының рольләрен рус телендә дубляж ясауда катнашкан. Софи Лорен геройлары рус телендә Серафима Холина тавышы белән сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100