Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бишбүләк районының Азнай авылын су баскан, халыкны эвакуацияләгәннәр

Өйәзе елгасында су биеклеге 440 сантиметрга җиткән.

news_top_970_100
Бишбүләк районының Азнай авылын су баскан, халыкны эвакуацияләгәннәр
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Бишбүләк районындагы Азнай авылын су баскан. 78 хуҗалыкта яшәүче кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Кар һәм боз кисәк эрү сәбәпле, гадәттән тыш хәл килеп чыккан, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы.

11 апрельгә булган белешмә буенча, Өйәзе елгасында су күтәрелеп, аның биеклеге 440 сантиметрга җиткән. Иртәнге унга Азнай авылында су кими башлаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе белешмәсе буенча, оператив штаб эшли. Су баскан йортлардан 11 кешене эвакуацияләгәннәр. Аларның икесе вакытлыча урнаштыру пунктларында яши, калган кешеләр туганнарында торып тора.

«Имгәнүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Коткаручылар ишегалларын карап йөри, авыл халкына су басу турында хәбәр итәләр. Халык арасында дәгъва белдерүчеләр юк». — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Кешеләрне вакытлыча урнаштырып тору өчен 300 урынлык пунктлар әзерләнгән. Бу — Азнай авылындагы Имашев исемендәге мәктәп, Ает авылындагы Фатих Кәрим исемендәге мәктәп.

Су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен 83 кеше һәм 29 берәмлек техника җәлеп ителгән, диелә бу хәбәрдә.

Шулай ук Кушнаренко районының Түбән Акбаш, Урта Акбаш, Югары Акбаш, Шәрип авыллларында да йортларны су баскан, дип хәбәр итте «Башинформ». Авыл халкына коткаручылар ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100