Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе урамда йоклатып калдырган 11 айлык бала һәлак булган

Әни кеше килгәндә коляска әйләнеп капланган, бала аңсыз була.

news_top_970_100
Әнисе урамда йоклатып калдырган 11 айлык бала һәлак булган
https://pixabay.com

10 мартта Чехов шәһәрендә хастаханәгә 40 яшьлек хатын йөгереп килә, аның кулында 11 айлык бала була. Хатын нәни кызына ярдәм итүне сорый, ул баласының аңына килмәвен әйтә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бала бик авыр хәлдә була, аны реанимациягә салалар. Анасын тынычландырырга тырышалар. Табиблар бер сәгать чамасы тырышса да, бала аңына килмичә вафат була.

Бала үлеме турында белешмәне полициягә бирәләр, алар тикшерү башлый. Анасын сораштыралар.

«40 яшьлек хатын сүзләренчә, ул кызын йорт ишегалдында коляскада йоклатып калдыра. Бер сәгать чамасы узгач әни кеше килсә, коляска әйләнеп капланган, бала аңсыз була. Гаилә яхшылар рәтендә, бер төрле хисапта да тормый», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Хәзер бу гаиләнең якыннарын, танышларын сораштыралар, экспертизалар билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100