Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аучылар кеше кадәр зурлыктагы бүрене аткан

Олы ир-ат зурлыгындагы бүре күтәреп баручы кеше сурәтләнгән фото социаль челтәрләрдә таралды.

news_top_970_100
Аучылар кеше кадәр зурлыктагы бүрене аткан

Бик зур бүре күтәреп баручы ир-ат төшерелгән фото социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында таралды.

«Башкортстанның Благовещенск районындагы бер авылда яшәүче ир-ат бик зур бүрене атып үтергән. Кыргый җәнлек кеше кадәр зурлыкта булган», дип хәбәр итте «Башкортстан» телеканалы.

Бүре авылга бик якын килгән. Аучы аны шуңа атып үтергән. Авылдашлары сүзләренчә, соңгы вакытта бүреләр авылларга еш килә. Шуңа күрә халык уя булырга тырыша, диелә бу хәбәрдә.

«Әле шушы көннәрдә генә күрше авылдагы өч этне бүреләр талап үтерде. Аларны зират янында еш күрәләр, арткы бакчаларга кадәр киләләр», — дип сөйли Александровка авылында яшәүче ир-ат.

Ләкин соңрак «Комсомольская правда» сайты әлеге хәбәрнең ялган булуын язды. Бу фото 2020 елның февралендә төшерелгән. Ләкин ул Башкортстанда түгел, ә Свердловск өлкәсенең Түбән Серги районындагы Үрмәкәй авылында булган. Бүреләр бу авылдагы бөтен этләрне — алабайларны, лайкаларны, ишегалды этләрен — барысын да чәйнәп ташлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100