Мәскәү янында этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар, кыз авыр хәлдә ята

Мәскәү янындагы Курсаково бистәсендә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар.
Тикшерү комитеты вәкиле белдергәнчә, хастаханәгә этләр талаган 24 яшьлек кызны китергәннәр. Ул авыр хәлдә.

"Интерфакс"
хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр яшьләргә сукбай этләр көтүе ташланган, дип фаразлана.