Кичә һәлакәткә очраган самолетта Казан кызы да булган

Кичә Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очрады. Беркем дә исән калмады, кызганычка каршы.
Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кешесе дә булган. "Татар-информ" агентлыгы мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.