420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Актриса Анастасия Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак, дип яза федераль гаммәви мәгълүмат чаралары.
Баш миенең сул ягында яман шеш аркасында актрисаның башта уң кулы, аннан соң сул кулы параличланган. Хәрәкәт итүдән туктаган бу өлешләре инде терелмәячәк, диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта Заворотнюк коляскада гына хәрәкәт итә. Актриса реабилитация үзәгендә дәвалану уза. Аны ире һәм әнисе карый.
Заворотнюкның хәле турында рәсми мәгълүмат әлегә юк. Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чаралары аның яман шеш белән көрәшүе турында игълан иткән иде. Октябрь уртасында туганнары аның авыруы турындагы хәбәрне раслады.