Беренче тапкыр ачык космоска чыккан космонавт Алексей Леонов вафат булган

Беренче тапкыр ачык космоска чыккан космонавт Алексей Леонов вафат булган
Кешелек тарихында беренче тапкыр ачык космоска чыккан космонавт, Советлар Союзы Герое Алексей Леонов вафат. Аңа 85 яшь иде. Алексей Леоновны "бушлыкны җиңүче" дип тә атыйлар.

ТАССка бу хакта космонавтның ярдәмчесе Наталья Филимонова хәбәр иткән. Алексей Архипович Бурденко исемендәге госпитальдә озакка сузылган авырудан соң вафат булды, дигән ул.

Алексей Леонов Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендәге Федераль хәрби мемораил зиратта җирләнәчәк.

Леонов ике тапкыр космоста булган, барлыгы 7 сәгать 33 минут космоста булган. Беренче тапкыр ул 1965 елның 18-19 мартында очра, ул "Восход-2" корабының икенче пилоты була (беренче пилот - Павел Беляев). Шул очыш вакытында, 18 мартта Леонов кешелек тарихында беренче тапкыр ачык космоска чыга. 

Икенче очышы вакытында, 1975 елның 15-21 июлендә ике илнең космик кораблары бергә кушыла. Алар "Союз-19" (СССР) һәм Apollo 18 ("Аполлон-18", АКШ). Орбитада ике экипаж әгъзалары - Алексей Леонов, Валерий Кубасов, Вэнс Бранд, Томас Стаффорд һәм Дональд Слейтон бер-берсенең кулларын кыса.

Алексей Леонов 1934 елда Көнчыгыш Себер Краеның (Кемерово өлкәсе) Тисульск районы Листвянка авылында туган. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое.