Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суга баткан малайның атасы да кайгыга чыдый алмыйча вафат булган

Сөйләшә алмый торган 10 яшьлек малай үзе генә өйдән чыгып киткән һәм югалган.

news_top_970_100

2 августта Мәскәү өлкәсенең Волоколамский районында 10 яшьлек аутист малай суга батып үлә. Аның әтисе дә кайгыга чыдый алмыйча, берничә көннән соң йоклаганда җан бирә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Әтисе үлде. Туганнарының кайгысын уртаклашам», — дип яза бу гаиләнең танышы.

Катлаулы формада аутизм белән авырый торган малай 2 августта көндез Осташево авылындагы өеннән чыгып китә. Бу вакытта аның пенсионер атасы өй эшләре белән шөгыльләнә, ул баласын капка артына чыгып китәр дип уйламый. Чөнки бу малайның моңа кадәр беркайчан да әти-әнисеннән башка йорттан чыкканы булмаган.

Малайны полиция һәм волонтерлар эзли. Мәрхүм бала сөйләшә дә белмәгән, ул тавышны гына ишеткән. Аның мәетен 3 августта Руза сусаклагычында табалар.

4 августка каршы төндә әти кеше дә вафат була, ул инфаркттан үлгән дип фаразлыйлар. Күршеләре сүзләренчә, ир-ат баласы үлү кайгысын бик авыр кичергән, барысына да үзен гаепле дип санаган. Ул өй ишеген ачык калдырган булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100