Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада авариядә Татарстанда яшәүче ир белән хатын үлгән, аларның өч баласы имгәнгән

Юл һәлакәте ЮХИДИда эшләүче 25 яшьлек егет аркасында булган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Самарада авариядә Татарстанда яшәүче ир белән хатын үлгән, аларның өч баласы имгәнгән
https://samara.sledcom.ru

7 августта кичке якта Самара-Зур Черниговка юлында авариядә Сергей һәм Любовь Кузнецовлар һәлак була. Аларның өч баласын хастаханәгә озатканнар. Балаларга әле өч яшь тә тулмаган. Юл һәлакәте ЮХИДИ хезмәткәре булып эшләүче 25 яшьлек Сергей аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алар дусларына ял итәргә барды. Борылышта туктап, йөк машинасын уздырмакчы булганнар. Бу гаиләнең машинасына „Датсун“ машинасы килеп кергән һәм аларны йөк машинасы астына ыргыткан. Бу турыда төнге уникедә белдем, Бөгелмәдән авария урынына киттем. Сережа урында үлде, мин Любашаны һәм балаларны эзләдем», — дип сөйли Александр Жердов.

Кызганычка, Александрның сеңлесе Любовька табиблар ярдәм итә алмый, ул да үлә. Балалар җитди имгәнгән.

«Ксюшаның ярасы зур, 14-16 урыннан тектеләр. Иң кечесе Юля — ул ике ай элек туды, аның баш мие селкенгән, ике яшьлек Алешаның аягында сөяге чатнаган, таз сөяге сынган. Алар тереләчәк. Без балаларны ташламыйбыз инде, үзебезгә алып үстерәбез», — ди Александр.

Кузнецовлар утырган «Хендэ Солярис» Любовька рәсмиләштерелгән. Юлның күп өлешендә ул рульдә булган, аның ирен 2019 елда машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. «Шәһәрдән чыккач, Сережа рульгә утырган, Люба арыгандыр инде», — ди Жердов.

«Бу машина авариядә булган инде. Мин аны үзем Самарадан Бөгелмәгә алып кайттым», — ди ул.

Сергей һәм Любовь 7 ел бергә яшәгән.

Авария китереп чыгарган ир-ат мәрхүмнәрнең туганнары белән элемтәгә чыкмаган әле. «Ул исерек иде диләр. Хатыны белән булган. Аннары ул айныган да, хастаханәдән югалган. Аннары полициягә килгән, аны тоткарлаганнар. Безнең белән элемтәгә чыкмады», — ди Александр.

«7 августта 21.20 сәгатьтә Самара өлкәсенең Волжский районында „Самара-Зур Черниговка“ юлында Datsun машинасын йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган, алдан бара торган Hyundai машинасына бәрелгән, ул каршы як полосага чыгып Volvo FH йөк машинасына бәрелгән. Hyundai йөртүчесе һәм пассажиры урында үлә, балигъ булмаган яшьтәге өч пассажир имгәнә. Datsun белән идарә итүченең Самара өлкәсендәге бер бүлекчәдә эшләве, авария вакытында отпускта булуы ачыкланды. Ул шәхси машинасында була», дип хәбәр итте Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

Хәзер Сергей чыннан да СИЗОда икән. Аңа карата җинаять эше ачылган. Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, ведомство башлыгы Александр Винников тикшерү башларга кушкан, аның нәтиҗәләре буенча юл инспекторын эштән азат итәчәкләр. Ул хәзер сак астында, дип хәбәр итә «КП».

Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте дә җинаять ңше ачылу турында хәбәр итте. Тикшерү комитеты фаҗига урыныннан фотолар да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100