Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камадагы авылда яшәүчеләр фатирына чебеннәр ияләштергән әбидән зарлана

Күршеләре сүзләренчә, әби салгаларга ярата, төннәрен күршеләрнең ишекләрен шакып йөри.

news_top_970_100
Түбән Камадагы авылда яшәүчеләр фатирына чебеннәр ияләштергән әбидән зарлана
https://ntr-24.ru

Түбән Каманың Кызыл Чишмә авылындагы йортта яшәүче кешеләрне чебеннәр өере җәфалый. Үзәк урамдагы 3нче йортның бер фатирына бөҗәкләр оялаган. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Чебеннәр 84 яшьлек әби фатирына ияләшкән. Йортта яшәүчеләр исә моңа бик борчыла. Зоя исемле әбинең йокы бүлмәсендә иске-москы әйберләр тора, әби үзе дә шунда йоклый. Олы яшьтәге карчык үзенең песиләре, чебеннәре белән яши, алар әбинең кухнясында оялаган. Фатирдан сасы ис чыга, күршеләр шуңа зарлана. Зоя әби исә күршеләре белән көн саен талаша. 

«Мин аларны хөкем итәргә җыенмыйм, алар мине хөкем итсен», — ди ул. 

Күрше-күлән әбидән күп нәрсә ишетә һәм күрә. Әби салгаларга ярата, еш кына җәнҗал чыгара, төннәрен күршеләренең ишекләренә шакып йөри. Өстәвенә әби еш кына газын да сүндерергә оныта икән.

«Фатирына кертми, күршеләрдән ярдәм кабул итми. Без социаль хезмәтләргә, волонтерларга мөрәҗәгать итеп, әбинең фатирында тәртип урнаштыруны сорарга телибез», — дип сөйли шушы йортта яшәүче Лариса Матвеева.

Зоя әбинең балалары юк, ире биш ел элек үлгән. Әбине туганы опекунлыкка алган, ләкин ул әби янына килми күрәсең. 

Кызыл Чишмә авылы башлыгы бу проблеманы белә. Фатир хуҗасы рейстан кайтуга ук, өйне җыештырачагын ышандырган. Әгәр ул сүзендә тормаса, күршеләр опека органнарына шикаять белдереп мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100