Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт район хастаханәсенең табиб-инфекционисты вафат

59 яшьлек Игорь Федоров үлеменең сәбәпләрен ачыклау өчен экспертиза билгеләнгән.

news_top_970_100
Әлмәт район хастаханәсенең табиб-инфекционисты вафат
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә табиб-инфекционист булып эшләүче Игорь Федоров вафат. Аңа 59 яшь иде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Игорь Васильевич Федоров Төркмәнстан ССРның Ашхабад шәһәрендә 1961 елда туган. 1985 елда Төркмәнстан дәүләт медицина университетын «педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган, аннары йогышлы авырулар буенча интернатура бетергән.

1986-2010 елларда Ашхабад шәһәрендә йогышлы авырулар хастаханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Аннары җиде ел дәвамында Төркмәнстан Сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыгында Профилактика һәм дәвалау үзәгендә хезмәт итә.

2018 елда Игорь Федоров Әлмәт шәһәренә күченә. Ул Әлмәт район үзәк хастаханәсенең инфекцион бүлегендә табиб-инфекционист булып эшли.

«Үзен аямыйча хезмәт итә торган табиб иде, ул бар булганын пациентларга бирде», — дип искә ала мәрхүмнең хезмәттәшләре.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Табибның үлеменең сәбәпләре экспертизадан соң билгеле булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100