Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучылар: «Улы укыган бүлмәдә атыш булганда укытучы безне тынычландырырга тырышты»

Казанның 175 нче мәкәбендә өлкән сыйныф укучылары фаҗига турында сөйләде.

news_top_970_100
Укучылар: «Улы укыган бүлмәдә атыш булганда укытучы безне тынычландырырга тырышты»

Бүген Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында укытучы хатын балаларны коткарырга тырышкан. Шул вакытта башка сыйныфта аның улы башка сыйныфта утырган чакта, җинаятьче балаларга аткан. Бу турыда өлкән сыйныф укучыларының сүзләренә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әлеге фаҗигадә исән калган 9 сыйныф укучылары «КП» хәбәрчесе белән аралашкан. Алар укытучыларының үзләрен тынычландырырга тырышуын әйтә. Бу вакытта бер кабинет аша гына урнашкан бүлмәдә укытучының үзенең улы була. Нәкъ шушы бүлмәдә җинаятьче балаларга ата.

«Без арткы парталарда утыра идек. Шартлауны да, атышуны да ишеттек. Алия Ренатовна ишекне бикләргә өлгерде, ул бу вакытта безнең белән булды. „Бар да яхшы булыр“, диде. Безнең әти-әниләргә чатка язды. Ишеккә коткаручылар шакый башлаганчы ул безнең янда иде. Аннары чыгарга рөхсәт иттеләр. Безне мәктәптән алып чыктылар. Укытучы улының сыйныфы элемтәгә чыкмавын аңлап алды. Без аның елаганын, улын эзләгәнен, аны таба алмаганын ишеттек», — дип сөйли бер малай.

Укытучының малае бер яшькә кечерәк. Укытучы башкаларның елаганын ишетә, ләкин үзенең укучыларын ташлап чыгып китми. Бу вакытта үзенең баласы мәктәптә икәнен белсә дә, кабинеттан чыкмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100