Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Галәвиев мәктәп бинасына кергәнче үк мылтыктан ата башлаган

Полиция хезмәткәрләре мәктәп янында атыш башланганнан соң 5-7 минут үткәч килгән.

news_top_970_100
Илназ Галәвиев мәктәп бинасына кергәнче үк мылтыктан ата башлаган

Социаль челтәрләрдә гимназиядәге атыш ничек булганы хакында язалар.

Илназ Галәвиев мәктәпкә барганда таныш түгел хатын-кызны кулын күтәреп сәламли.

Гимназиядә дәресләрдә утырган балалар башта урамда нәрсә дә булса шартлаган, дип уйлаган. Аткан тавышка мәктәп хезмәткәре Мулланур Мостафин урамга йөгереп чыга — беренче булып Галәвиев аны яралый, өч тапкыр ата. Беренче катта утырган вахтер өстәл астына кереп яшеренә. Мылтык тоткан җинаятьче, аны күрмичә, яныннан узып киткән. Вахта тирәсендә ул беренче шартлаткычын шартлата.

Галәвиев беренче катка уза һәм төрле якка ата башлый. Мәктәп җитәкчелеге, укытучыларга сыйныфта укучылар белән бикләнергә кушып, чатка хәбәр җибәрә. Тавышка башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатова коридорга чыга — бу вакытта аның укучылары булмаган. Галәлиев аны атып үтерә.

Аннан соң җинаятьче мәктәп буйлап йөри башлый. Икенче, өченче катка күтәрелә. Шунда икенче шартлаткычын шартлата. Күпчелек кабинетлар бикле була, ул аларның ишекләрен тартып бара, тик менә 8 «А» сыйныфының ишеге ачык булып чыккан — Галәвиев шунда керә. Инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьеваның кабинеты да ачык була яки һөҗүм итүче ишекне җимереп кергән. Укытучы кыз һәлак була.

Шаһитлар әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре мәктәп янында атыш башланганнан соң 5-7 минут үткәч килгән.

Шуннан соң Илназ гимназиядән чыга һәм ОМОН хезмәткәрләренә бирелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100