175 нче мәктәптәге атышта Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның баласы яраланган | intertat.tatar

175 нче мәктәптәге атышта Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның баласы яраланган

Бүген Казанның Фәйзи урамында урнашкан 175 нче мәктәбендә атыш булган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр дә бар.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның ике баласы да атыш булган 175 нче мәктәптә укыйлар. Берсе — 8 нче сыйныфта, икенчесе — 3 нче сыйныф укучысы.

«Хәзерге вакытта балалар хастаханәдә. Хәзер балага операция ясыйлар. Шартлаудан кабыргаларына кыйпылчыклар кергән», — диде Рөстәм хәзрәт.

Фаҗига турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Бүген 7 баланы югалттык: 8 нче сыйныф укучылар. 4 малай һәм 3 кыз. 16 кеше хәзерге вакытта хастаханә. Бик зур кайгы. Террорист кулга алынды», — дип аңлатты.