Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Гайнетдиннең урынбасарын коронавирустан дәвалаган табиб үзе дә шул чирдән үлгән

Заали Георгадзе танылган табиб, дистәләрчә фәнни хезмәт авторы, укытучы булган.

news_top_970_100
Равил Гайнетдиннең урынбасарын коронавирустан дәвалаган табиб үзе дә шул чирдән үлгән
Мәскәү дәүләт медицина университетының Клиник үзәге

Мәскәүдә Университет клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Заали Отариевич Георгадзе вафат булган. Бу турыда И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының Клиник үзәгенең сайтында хәбәр ителә.

Ул танылган табиб, дистәләрчә фәнни хезмәт авторы, укытучы һәм мәрхәмәтле кеше иде, диелә бу хәбәрдә.

«Гаҗәеп оештыручы, бик яхшы табиб һәм укытучы, мәрхәмәтле кеше — хезмәттәшләре һәм пациентлар аны шулай истә калдырыр. Заали Отариевичның ял көннәре булмады. Аңа теләсә-кайсы вакытта шалтыратып киңәш сорарга була иде. Ул барлык сорауларны да тиз хәл итте. Хезмәттәшләренә һәм пациентларга хөрмәт белән карады», — диелә кайгы уртаклашу текстында.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең урынбасары Рәфыйк Фәттәхетдинов коронавирус белән авырган. Бу хакта ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы видеомөрәҗәгатендә сөйли.

Хастаханәдә бик авыр очракларны да, олы йөрәкле табибларның көн дә тырышып эшләүләрен дә күрергә туры килә аңа. «Шулай ук олы рәхмәтемне барлык табибларга җиткерәсем килә, бигрәк тә 4 номерлы Университет клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, бүлек мөдире Заали Отариевич Георгадзега. Минем әти-әниемә ярдәм күрсәткән 15 нче шәһәр хастаханәсе табибларына да рәхмәтлемен», — ди ул һәм башка табибларның исемнәрен атый.

Диния нәзарәтенең аппаратында эшләүче Диләрә Әхмәтова фейсбукта Заали Георгадзеның коронавирустан үлүе хакында яза. Георгадзе кул астында эшләгән Максим Банецкий да шул ук хакта хәбәр иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100