news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Теләче районындагы авылга көймәдә генә кереп була - видео

Екатериновка авылына керә торган юлны су баскан.

news_top
Теләче районындагы авылга көймәдә генә кереп була - видео

Ташу нәтиҗәсендә Теләче районы Екатериновка авылына керә торган юлны су баскан. Авылга хәзер көймәдә генә кереп була дип язалар, «В Казани поймут» төркемендә. «Авылда 90 процент халык — 70-90 яшьлек өлкәннәр. Ашамлыклар кибете юк, дарулар юк, авылга көймәдә генә кереп була. Ярдәм итегез», — дип язалар.

Социаль челтәрләрдә бик күпләр үз фикерләрен калдырган:

«Бер ай гына түзегез».

«Салмачыны су басты, сез авылда юл юк дисез тагын…»

«Бөтен акча шәһәргә кертелә, зур шәһәрдән чыгасың да кая эләгәсең? Мондый шартларда яшәп буламы?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар