Фатирында ялгыз үлгән ирне ун елдан соң тапканнар: ул шул гомер салым түләп торган | intertat.tatar

Фатирында ялгыз үлгән ирне ун елдан соң тапканнар: ул шул гомер салым түләп торган

Алтмыш яшьлек иргә күршеләре кермәгән, балалары аталарын бар дип тә белмәгән.

Норвегия башкаласы Ословда 2011 елда үлгән 60 яшьлек ирнең җәсәден тапканнар, дип хәбәр итә NRK сайты. Ул шул гомер буе салым түләп торган.

Бу яңалык җәмгыятьне тетрәндергән. Хәзерге заманның уңайлыклары дип аталган күренешкә — бөтен нәрсәне цифрлаштыруга карата бәхәсләр тудырган. Бөтен нәрсәне автоматлаштыру кеше кадәр кешенең үлүен җәмгыятьтә беркем дә белми калуына китергән. Чөнки бу ир ун ел буе салымнарны вакытында түләп килгән: банк картасыннан салымнар һәм коммуналь түләүләр вакытында күчерелеп баргач, чиновниклар бу кешенең юклыгына игътибар да итмәгән. Акчасын түләп бара икән, кеше үзе кирәкми дә булып чыга дигән темага бәхәсләр чыккан.

Монысы да хәзерге заман күренеше дип яза басма: бу кешегә күршеләре дә кермәгән, туганнары да аның белән аралашмаган. Ул берничә тапкыр өйләнгән булган, әмма аерылышкан. Балалары аталарын бар дип тә белмәгән. Аның җәсәден очраклы рәвештә генә тапканнар — йорттагы коммуникацияләргә техник ремонт ясарга кирәк булгач, аның фатирына эшчеләр керә.

Полиция аның үз үлеме белән үлгәнен ачыклый. Өендәге кулланылмаган сөт савытыннан аның кайчан үлгәнлеген ачыклыйлар.

«Без бу хакта эштә озак сөйләштек. Бу ниндидер аерым очрактыр бәлки, әмма без үзебезгә сорау бирергә тиеш: гомумән, ничек болай була ала соң ул?» — дигән полиция тикшерүчесе Грете Лиен Метлид.

Тагын бер үзенчәлекле күренеш: дәүләт бу ирнең картасыннан үз түләүләрен алып барган. Әмма пенсия фонды, бу ир белән элемтәгә керә алмауны сәбәп итеп, пенсия түләүне 2018 елда туктаткан. Ягъни, акча түләргә кирәк булганда дәүләттән кешенең килеп соравы кирәк. Әмма «элемтәгә кереп булмады» дигән сәбәп белән акча алуны туктатмаганнар.

Норвегия җәмгыятендә кешеләрнең очрашып аралашуы бетүе хакында язалар.

«Урбанистик җәмгыять әгъзасы ун ел буе фатирында үлеп ята, бу хакта беркем дә белми һәм моңа беркемнең дә исе китми икән, безнең нинди җәмгыятьтә яшәвебез турында уйланырга вакыт», — дип язган мәдәният күзәтүчесе Эдвин Шмитт.

«Бу мәңгелек тормыш турындагы хыялларның цифрлаштыру нәтиҗәсендә тормышка ашуы. Сезнең акча түләп мәңге „яшәргә“ мөмкинлегез бар», — дип яза медиа өлкәсен тикшерүче галим Тамара Нииз.