Дәүләкәндә шәһәр урамындагы баланы язгы ташу агызып алып киткән | intertat.tatar

Дәүләкәндә шәһәр урамындагы баланы язгы ташу агызып алып киткән

Башкортстанның Дәүләкән шәһәре урамнарын язгы кар сулары каналга әйләндергән.

Дәүләкән шәһәрендә шәһәр урамында роликларда йөргән баланы су агызып алып киткән.

Язгы кар сулары шәһәр урамнарыннан ташкын булып ага. Ике кыз урамда роликта йөри һәм су янына якын ук киләләр. Бер кыз тигезлеген югалта һәм суга егылып төшә. Салкын су агызып алып киткән кызны бер ир коткарган.

23 мең кеше яшәгән шәһәр Венецияне хәтерләтә, дип язалар социаль челтәрләрдә. Шәһәр үзәндә урнашкан - кар тиз эри, ә канализация көздән чистартылмаган.