Минзәләдә бер ир хатынын буып үтергән һәм баласын мәет янында калдырып киткән
33 яшьлек ир-ат гаебен башкаларга сылтамакчы була, тик аннары барысын да сөйләп бирә.
Татарстанда яшәүче ир-ат хатынын буып үтерә. Бу вакытта өйдә нәни бала да була. Ир хатынның мәетен бала янында калдырып чыгып китә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 6 апрельдә Минзәлә шәһәрендә 33 яшьлек ир-ат 43 яшьлек хатыны белән талаша. Хатын ирен эчеп йөргән өчен битәрли. Шуннан соң ирнең ачуы чыга. Ул хатынын буып үтерә.
Хатынны үтергәч, ир-ат 9 яшьлек улын хатынының мәете янында калдыра. Үзе тагын эчәргә чыгып китә.
Җинаятьчене ике көннән соң гына тоткарлыйлар. Башта ул гаебен башкаларга сылтамакчы була. Ләкин соңрак барасын да сөйләп бирә.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.