news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халык артисты Леонид Куравлев авыр хәлдә Коммунаркада ята

85 яшьлек актерга пневмония диагнозы куйганнар.

news_top
Халык артисты Леонид Куравлев авыр хәлдә Коммунаркада ята

«Иван Васильевич меняет профессию» һәм «Афоня» фильмнарының герое, РСФСРның халык артисты Леонид Куравлев хастаханәдә авыр хәлдә ята. Аны 5 гыйнварда «Идиллия» шифаханәсеннән югары температура белән алып киткәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Табиблар 85 яшьлек актерга пневмония диагнозы куйган. Аны Коммунаркадагы хастаханәгә илткәннәр, артистта коронавирус булуы ачыкланган.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, 9 гыйнвардагы тест ковидка тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Хәзерге вакытта Куравлев авыр хәлдә ята, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар