Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ксения Собчак автоһәлакәткә юлыккан: ике кеше һәлак

Ксения Собчак баш мие селкенүе һәм аңын югалтуы хакында язган.

news_top_970_100
Ксения Собчак автоһәлакәткә юлыккан: ике кеше һәлак

Телевидение алып баручысы, журналист Ксения Собчак Адлер аэропортына барганда автоһәлакәткә юлыккан, дип хәбәр итә «Интерфакс». Ксения Собчак утырган «Мерседес» «Фольксваген» белән бәрелешкән.

Фольксвагенда өч кеше була. Ике кеше һәлак була, бер пассажир бик авыр хәлдә.

Автоһәлакәттән соң Ксения Собчак икенче машинага утырып китеп барган, дигән хәбәр таралды. Шул сәбәпле, аны гаепләп яза башладылар. Политолог Роман Антоновский Ксения Собчак та аны гаепли. "Ксения Собчак үзенең гади халыкка мөнәсәбәтен күрсәтте һәм үзенең "Кровавая барыня" телеграм каналының исемен аклады", дип яза ул.

Ул рульдә Собчакның үзе булмавын искәрткән, әмма бу очракта ул каза күрүчеләргә ярдәм итәргә тиеш иде, дигән.

Собчак берникадәр вакыттан соң гына авария турында язды. Ул моны үзенең начар хәлдә булуы белән аңлата. Ул үзенең автомобиле булмавы хакында, йөртүчене ашыктырмавы, авариягә юлыкканда үзенең интернетта эшләвен язган. Бәрелгәч, аңымны югалттым. "Бүген тикшерәчәкләр, баш мие селкенгән, эчке органнарга зыян килде",- дип язган ул. "Мин анда кешеләр үлүеннән шок хәлендә. Якыннары белән элемтәгә керәчәкмен", - дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100