Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше ите ашаучы ир-ат өч танышының, песиләрнең һәм этләрнең мәете белән тукланган

Архангельскида яшәүче 51 яшьлек ир-ат гомерлеккә хөкем ителде.

news_top_970_100
Кеше ите ашаучы ир-ат өч танышының, песиләрнең  һәм этләрнең мәете белән тукланган
https://pixabay.com

Архангельск өлкәсе прокуратурасы 51 яшьлек Эдуард Селезневка карата хөкем карары үз көченә керүен хәбәр итте. Аңа «Ганнибал Лектор» дип кушамат кушканнар. Бу кеше өч танышын үтереп, мәетләрне ашаган. Кешеләр булмаганда, ул этләр һәм песиләрне дә пешереп ашый торган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«2016 елның 14 мартыннан 2017 елның 25 мартына кадәр вакыт аралыгында Архангельск шәһәрендәге Сурповская урамындагы бер фатирда Селезнев 59 яшьлек танышының күкрәгенә пычак белән берничә тапкыр кадый. Имгәнгән ир-ат үлә. Селезнев мәетнең итен кисеп ала һәм ризык итеп куллана. Мәетнең калдыкларын Волохница елгасына илтеп ташлый», — дип хәбәр итә прокуратураның матбугат хезмәте.

2017-2018 елларда 43 һәм 34 яшьлек тагын ике ир-ат каннибал корбаны була. Селезнев аларны да үтерә, мәетләрне тураклый һәм ризык итеп куллана. Мәрхүмнәрнең калдыкларын пакетларга тутырып, күлгә илтеп ташлый.

Каннибалның корбаннары да үзе кебек үк күзгә чалынмый торган, гади кешеләр була. Аларның якыннары булмый, яки туганнары бу кеше башка төбәккә эшкә китеп югалган дип саный.

Тикшерүчеләр Селезневның салкын канлы булуына шакката: ул үзе ашап бетергән кешенең фатирында яши. «Ул корбаннарының берсен үтергән һәм аның фатирында яшәргә калган. Мәрхүмнең әти-әнисенә исә „улыгыз акча эшләргә башка шәһәргә китте, фатирын арендага биреп калдырды“ дип әйткән. Югалган ир-атны эзләүче полиция хезмәткәрләренә дә Селезнев шушы версияне сөйли», дип хәбәр итә өлкә буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Соңрак тентү вакытында каннибалның торагында песиләр, этләр, вак кимерүчеләрнең сөякләре табыла, аларны да Селезнев ашаган.

Медэскпертиза бу кешене үз акылында дип таба, аны дәвалау оешмасы урынына судка озаталар.

Шулай итеп суд карары буенча, Селезнев гомерлеккә хөкем ителә. 2020 елның 9 сентябрендә суд карары үз көченә керә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100