Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарантаска җигелгән ат Казан уртасында автобус, «Мазда» һәм «Лексус»ны бәрдергән

ОСАГО да, иминият полисы да булмау сәбәпле, чыгымнарны аерым тәртиптә түләү мәсьәләсе хәл ителә.

news_top_970_100
Тарантаска җигелгән ат Казан уртасында автобус, «Мазда» һәм «Лексус»ны бәрдергән

Казан Кремле янында тарантас җигелгән ат юл һәлакәте китереп чыгарган. Ул узып баручыларның тавышыннан куркып киткән. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ЮХИДИда хәбәр иттеләр.

Җигүле атның хуҗасы туктап, ат артыннан калган тизәкне пакетка тутырмакчы булган. Шул чакта узып баручыларның берсе каты итеп кычкырган һәм куын болгаган. Ат куркып калган һәм чаптырып киткән.

«Ат арбасы автобуска, „Мазда“ һәм „Лексус“ машиналарына бәрелеп киткән. Алар барысында да механик җимерелү барлыкка килгән», — дип аңлатканнар ЮХИДИда. 

Шаһитлар төшереп алган видеода Кремль урамыннан Болакка таба чаптырып төшеп барган җигүле ат сурәтләнгән. Ул түбән таба төшеп китә һәм Цирк ягына таба борылган, автобусны бәрдерә. Ак машинаның алгы бамперы өзелеп төшкән. Авариядән соң ат тизлеген киметеп алга таба китеп бара.

Ат хуҗасы хәбәр иткәнчә, биш яшьлек бияне аңа ике ай элек биргәннәр. Моң кадәр бия бик акыллы булган, кешеләрдән дә курыкмаган.

«Хәзерге вакытта килгән зыянны бәялиләр, аны түләү мөмкинлеге турында сөйләшәләр. Арбалы транспортның иминият полисы булмаган, ОСАГО да юк, шуңа күрә чыгымнарны түләү шәхси тәртиптә оештырылачак», — дип сөйли атның хуҗасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100