Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә үлгән 22 яшьлек ирнең йөкле хатыны тол, бер яшьлек улы ятим калган

9 августта Башкортстанның Туймазы районында Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы юлының 47нче километрында юл һәлакәте була.

news_top_970_100
Авариядә үлгән 22 яшьлек ирнең йөкле хатыны тол, бер  яшьлек улы ятим калган
https://gkchs.bashkortostan.ru

Туймазыда яшәүче 22 яшьлек ир-ат идарә иткән Kia Riо машинасы каршыга килә торган Scania йөк машинасына бәрелә. Йөк машинасы белән биредә үк яшәүче 52 яшьлек ир-ат идарә итә. Кызганычка, 22 яшьлек Арсен һәлак була. «КП-Уфа» сайты шул хакта язды.

Машиналар шулкадәр каты бәрелешә, җиңел машина берничә кисәккә бүленә, запчастьләр юлга чәчелә.

«Яныннан узып киттек, коточкыч иде», — дип сөйли шаһитлар.

Якынча версия буенча, җиңел машина белән идарә итүче кеше каршы якка чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Биредә яшәүчеләр бу юлда тирән «колея» булуын да әйтә.

«Яңгыр бик нык ява иде, әле өстәвенә колея да тирән. Аквапланирование булып, машинаны каршы якка чыгарып аткандыр», — дип фаразлый Илнур исемле шаһит.

Авариягә очраган иномарка эчендә 22 яшьлек ир белән хатын — Арсен һәм Аурика була. Арсен урында ук үлә, Ауриканы хастаханәгә алып китәләр. Хәзер аны реанимациядән палатага чыгарганнар инде.

Аурика хәзерге вакытта бәби көтә. Арсен белән Ауриканың бер яшьлек уллары да үсеп килә, диелә хәбәрдә.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр комитетының матбугат хезмәте әлеге фаҗига урыныннан фотоларны күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100