Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөртүчесе үлгәч каршы як полосага чыккан автобусны бер хатын туктатып өлгергән

Автобус бара торган вакытта йөртүче ир-ат вафат була.

news_top_970_100
 Йөртүчесе үлгәч каршы як полосага чыккан автобусны бер хатын туктатып өлгергән
https://pixabay.com

30 июньдә Коми өлкәсендә бер хатынның батырлыгы аркасында фаҗига булмый кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Трассада бара торган автобусны йөртүче ир-ат кинәт үлеп китә. Анна Чистякова исемле хатын автобусны каршыга килә торган йөк машиналарына бәрелүдән саклап кала.

30 июньдә автобус биш пассажирны утыртып Корткерос шәһәреннән Сыктывкарга таба чыгып китә. Бу гадәти районара рейс була. Ләкин автобус йөртүченең кинәт кенә хәле китә, ул руль артында ук вафат була, ә автобус хәрәкәтне дәвам итә. Шулай итеп машина идарәсез кала.

Пассажирлар арасында Анна Чистякова да була, ул югалып калмый, шәфкать туташы булып эшләве дә, машина йөртү күнекмәләре дә нәкъ менә шушы мизгелдә ярдәм итә.

Анна машина йөртүче урындыгы янына йөгереп килә, рульгә ябыша. Ул автобусның рулен борып, туктатмакчы була.

«Безнең каршыга зур Камазлар килә, машина йөртүчеләр безгә кычкыртып китә. Без каршы як полосадан барабыз, тагын ике секунд вакыт калгандыр. Мин рульне борып, үзебезнең полосага чыга алдым. Аннары автобус тагын 20 метр чамасы барды әле», — дип сөйли Анна.

Шуннан соң Анна машина ачкычын тартып ала. Шоферның бер аягы тормозда була. Бәхеткә, икенче аягы газда булмаган. Анна ишек ача торган төймәгә баса, кешеләр салоннан сикереп чыга башлый, алар автобус туктаганны көтеп тормый.

Шул арада Анна машина йөртүчегә булышмакчы була. «Аңа инфаркт булгандыр, башы каралган иде. Мин аны терелтмәкче булдым. Иң куркынычы — аптечка буш иде, анда бинттан башка берни юк», — ди Анна.

Аннары башка пассажирлар да ярдәм итә башлый. Алар йөртүчене асфальтка алып чыгып сала, ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар 40 минут чамасы аңа ярдәм итәргә тырышып карый, тик булдыра алмыйлар.

Аннары Анна такси чакыра һәм эшенә китеп бара. Аның белән башка пассажирлар да китә. Алар кочаклашып, Аннага рәхмәт әйтәләр, ләкин телефоннарын язып алмыйлар. Пассажирлар Аннаны соңрак социаль челтәрләрдән эзләп таба.

«Әлбәттә шок булды, тик соңрак. Мин тиз айныштым. Медицинада эшлим, күпне күрдем инде. Андый очракта иң мөһиме — паникага бирелмәскә», — ди Анна.

Ул үзенә булган игътибардан оялуын әйтә. «Бөтен кеше бүләкләү турында сөйли. Мине өчен бүләк — бу турында тизрәк оныту», — ди Анна.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100