Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өстендә киеме дә юк». Нәни кызны вәхшиләрчә үтереп, урманда ташлап калдырганнар

Юлдан баручы кызны микроавтобустагы ир белән хатын утыртып алып киткән, дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Өстендә киеме дә юк». Нәни кызны вәхшиләрчә үтереп, урманда ташлап калдырганнар
Сахалин өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

6 июльдә Сахалинда 8 яшьлек Вика югала. Аны дүрт көн буена полиция, волонтерлар, коткаручылар эзли. Бу эштә 500ләп кеше катнаша. Баланы бүген урманда тапканнар. Аны вәхшиләрчә үтерүләре ачыкланган. Баланы көчләгәннәр. Әлеге җинаятьтә шикләнеп ир белән хатынны тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Кайсыбер мәгълүматлар буенча, тоткарланган хатын тикшерүчеләргә үз версиясен сөйли. Ул үзенең сөяркәсенең баланы көчләвен, аннары үтерүен әйтә», диелә бу хәбәрдә.

«Виканы урманда таптылар. Аның өстендә киемнәр юк иде, башы белән елгадагы суга салганнар. Миңа хәзер Виканың анасы язды. Аны көчләүләре һәм буып үтерүләре билгеле. Мәет бездән 70 км чамасы ераклыкта табылды. Бала анда үзе барып җитә алмый. Өйдән чыгып киткәндә Вика анасы белән талашмаган, гадәти очрак — бала уйнарга чыгарга тели, анасы чыгарасы килми. Тик алар талашмаган», — дип сөйләгән Новолександровскида яшәүче Елена. 

Виканың анасы тикшерү чараларында катнашкан инде. Ул баласын нишләткәннәрен дә белә.

«Миңа нинди ярдәм кирәген дә белмим. 12 июльдә Викага 9 яшь тулган булыр иде», — дип сөйләгән кайгыга баткан Ульяна, Виканың анасы.

Вәхшиләрчә җинаять кылуда шикләнеп ир-ат белән хатын-кызны тоткарлаганнар. Якынча мәгълүматлар буенча, микроавтобуста бара торган ир белән хатын Виканы юлда күреп ала. Алар туктый һәм балага утырырга тәкъдим итә. Бала аларга ышанган һәм утырган булуы ихтимал. Шулай итеп чит кешеләр баланы урманга алып китә, шунда ир-ат кызны көчли, аннары пакет белән буып үтерә. Бу ир-атның сөяркәсе җинаятьтә катнашканмы — әлегә билгесез, моны тикшерү ачыклаячак. Гаепле кешеләрне гомерлеккә иректә мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

8 яшьлек Виканы үтергәннән соң җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Сахалин өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Баланың мәете 10 июльдә иртән Холм районының Ожидаево авылы тирәсендәге урманда табылды. Бала югалган көнне — 6 июльдә үлгән. Хәзерге вакытта аны үтерүгә катнашы булуда шикләнелүче кешеләр тоткарланды», диелә бу хәбәрдә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100