Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Шойгуның апасы, депутат Лариса Шойгу вафат

Россия Оборона министры Сергей Шойгуның апасы авыру белән озак көрәшкән.

news_top_970_100
Сергей Шойгуның апасы, депутат Лариса Шойгу вафат
http://duma.gov.ru

Россия Оборона министры Сергей Шойгуның апасы, Дәүләт Думасы депутаты Лариса Шойгу вафат булган. Аңа 68 яшь иде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Бердәм Россия» фракциясе башлыгы урынбасары, Дәүләт Думасында контроль һәм регламент комитеты әгъзасы Раиса Кармазина сүзләренчә, Лариса Шойгу коронавирус белән авырганнан соң өзлегүләрдән вафат булган.

«Миңа әле генә хәбәр иттеләр — ул коронавирустан соң өзлегү буларак инсульттан үлгән. Мин менә әле генә шул хакта белдем. Башка сүзем дә юк… Без берничә чакырылышта бергә эшләгән идек», — дигән Кармазина.

68 яшьлек Лариса Шойгу вафаты турында Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» партиясе җитәкчесе Сергей Неверов та хәбәр иткән.

Лариса Шойгу 1953 елның 21 гыйнварында туган. Ул Дәүләт Думасында V, VI һәм VII чакырылыш депутаты була. 2007 елның 2 декабреннән башлап Дәүләт Думасында контроль һәм регламент комитеты рәисенең урынбасары вазифасын били, диелә хәбәрдә.

Дума башлыгы Вячеслав Володин кайгы уртаклашты. Кайгынамә Дәүләт Думасы сайтында чыкты.

«Бүген Лариса Кужугетовна Шойгу вафат. Ул бик мәрхәмәтле кеше иде.

2007 елдан Лариса Кужугетовна Дәүләт Думасы депутаты булды. Профессионал һәм җаваплы итеп бик закон чыгару инициативалары белән эшләде. Аны хезмәттәшләре хөрмәт итте, туган ягы Тыва кешеләре хуплады.

Лариса Кужугетовнаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», диелә хәбәрдә.

Дәүләт Думасы сайтында хәбәр ителгәнчә, «Лариса Шойгу 2021 елның 10 июнендә каты авыру белән озак көрәштән соң вафат булды».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100