Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Учалыда яшәүче хатынны үтереп, өстенә курчак, пычак куйганнар һәм яфраклар сипкәннәр

Олы яшьтәге хатын янына элеккеге ире килә һәм муенына, башына һәм аркасына кайчы белән кадый, аннары буып үтерә.

news_top_970_100
Учалыда яшәүче хатынны үтереп, өстенә курчак, пычак куйганнар һәм яфраклар сипкәннәр
https://pixabay.com

Башкортстанның Учалы районында яшәүче ир-атны элеккеге хатынын үтерүдән шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел 13 апрельдә Учалы шәһәрендәге фатирында 61 яшьлек хатын мәете табыла. Аны көч кулланып үтергәннәр. Хатынның мәете өстендә балалар курчагы һәм пычак була. Аның гәүдәсе өстенә фатирдагы үсемлекләрнең яфракларын да сипкәннәр.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре барышында мәрхүмәнең элеккеге ире — 62 яшьлек кешедән шикләнә башлыйлар. Әлеге җинаятькә кадәр берникадәр вакыт алданрак бу ир-ат элеккеге хатыны янына барырга җыена. Аннары үзе яши торган урында да күренми, элемтәгә дә чыкмый. Аны полиция хезмәткәрләре Учалы шәһәре янындагы ташландык бакчаларның берсендә эзләп табалар.

Дәлилләрне күрсәткәч, ир-ат гаебен танып күрсәтмә бирә. Ләкин курчак, пычак һәм яфраклар кую сәбәбе турында аңлата алмый.

Тикшерү версиясе буенча, 11 апрельдә ир-ат исерек килеш элеккеге хатынына кунакка килә һәм кунарга кала. Икенче көнне иртән хатын аңа чыгып китәргә куша. Алар талаша башлыйлар, ир-ат хатынның муенына, башына һәм аркасына кайчы белән кадый, аннары буып үтерә. Ир-ат өйдәге азык-төлекне җыеп ала һәм ике атна чамасы урманда качып йөри. 

61 яшьлек хатын күренми башлагач, күршесе аны эзли башлый һәм фатирга керә. Шулай итеп мәетне таба.

Хәзерге вакытта ир-ат сак астына алынган, тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100