Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстаннан Казанга баручы 17 бала утырган автобус белән исерек ир-ат идарә иткән

«Мин беркая да бармыйм мыни?» — дип гаҗәпкә кала бу ир-ат кабат автобус руленә утыртмагач.

news_top_970_100
Башкортстаннан Казанга баручы 17 бала утырган автобус белән исерек ир-ат идарә иткән

7 майда иртәнге сигездә Мәскәү-Уфа юлының 1305нче километрында Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре ике пассажир автобусын туктата. Higer автобуслары икесе дә Казанга бара. Бер автобуста 13 олы кеше була, икенче автобус салонында 17 бала һәм аларны озата баручы дүрт олы кеше утыра. Шушы автобусның йөртүчесе исерек була. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте. 

Мәктәп укучыларын утыртып алып бара торган автобус йөртүчесеннән алкоголь исе килә. Алкотестер 1 литр өреп чыгарыла торган һавада 0,251 мг алкоголь булуын күрсәтә. 

Полиция хезмәткәрләре ир-атка автобус белән идарә итү тыя. «Мин беркая да бармыйм мени?» — дип гаҗәпкә кала бу ир-ат.

«Аннары автобус руленә башка йөртүче утыра һәм ул маршрут буенча хәрәкәтне дәвам иттерә. Кагыйдә бозучы идарәдән читләштерелә. суд тиешле карар чыгарачак», — дип аңлаткан ЮХИДИ вәкиле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100