Уфада дүрт өлешкә бүленгән кеше мәете тапканнар

Уфада дүрт өлешкә бүленгән кеше мәете тапканнар
Уфаның Калинин районында бакчачылык ширкәтендә коточкыч табылдыкка юлыкканнар. Бу турыда "Башкортстан" телекомпаниясе хәбәр итте. 

Дәүләт каналындагы "Вести" тапшыруының хокук саклау органнарындагы чыганагы әлеге вакыйга турында сөйләгән. 

"Бакча участокларының берсендәге коеда кеше мәете табылды. Аның скелеты гына калган. Мәет дүрт өлешкә бүлгәләнгән. Мәетнең башы һәм аяк-куллары аерым булган", диелгән бу хәбәрдә. 

Хәзерге вакытта судмедэскпертиза чаралары билгеләнгән. Бу ир-атның үлеме сәбәпләре ачыклана.