Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбиш яшьлек укучы физкультура дәресеннән соң үлгән

Сәламәтлеге начар булса да, малай физкультура дәресләренә йөргән.

news_top_970_100
Унбиш яшьлек укучы физкультура дәресеннән соң үлгән
pixabay.com

Чувашиянең Новочебоксарск шәһәрендәге кадет лицеенда укучы 15 яшьлек укучы физкультура дәресеннән соң үлгән. Аның сәламәтлеге белән проблемалары булган, дип хәбәр итә республиканың тикшерү идарәсе.

Сәламәтлеге белән проблемалар булса да, яшүсмер егет физкультура дәресләрен калдырмаган. Тикшерүчеләр хәзер укытучылар ни өчен бу хәлгә юл куйган дигән сорауга җавап эзли. Мәктәптә балага ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтә алмаганнар - монысы да күп сораулар тудыра.

Бала сырхауханәдә күзәтүдә торган, тикшерүчеләр табибларның да эшчәнлегенә бәя бирәчәк.

Чувашия газеталары мәктәптә балалар үлми калган бер ел да юк дип яза. 2020 елның мартында Чабаксарда 13 яшьлек кыз бассейнда йөзгәндә үлә. Ул кисәк кенә үзен начар хис итә башлый, табиблар килгәндә инде үлгән була.

2019 елда БДИ тапшырганда 18 яшьлек кыз үлә. Хроник авырулары булу сәбәпле инвалид булган кыз имтихан башланганчы ук үзен начар хис итә. Әмма ул имтиханга керергә теләвен әйтә, 18 яшь булу сәбәпле, аңа каршы килмиләр. Кызны баскычтан күтәреп диярлек алып менәләр. Бер сәгатьтән ул бәдрәфкә дип чыгып китә һәм коридорда егылып үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100