Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадыш районында күперне су баскан: «Ашамлыклар бетеп килә!»

Ярдәм соралган видеода: «Бу авылда сугыш ветераннары, олы яшьтәгеләр яши. Кибетләр юк. Ашамлыклар бетеп килә. Булышыгыз!» — диелә.

news_top_970_100
Мамадыш районында күперне су баскан: «Ашамлыклар бетеп килә!»
https://www.instagram.com/tiktok_tatarcha/

Мамадыш районы Күк Чишмә авылындагы күперне су баскан.

Видеода: «Бу авылда сугыш ветераннары, олы яшьтәгеләр яши. Кибетләр юк. Ашамлыклар бетеп килә. Булышыгыз!» — диелә.

«Бу — Мамадыш районы Күк Чишмә (Ташлык) авылында яшәүчеләр өчен ел саен килә торган язгы кайгы. Шәймиев вакытында бу күпер аша капиталь күпер төзү башланган иде. Ул инде 80 процентка әзер иде. Әмма аны төзеп бетермәделәр, соңыннан барысын да кешеләр ташып бетерде.

Елга үзенең елгалары белән генә танылмаган, андагы нигез ташлы. Авылның башка исеме «таш» сүзеннән — «Ташлык». Хәзер анда таш ваткыч тора, вак таш алалар. КАМАЗлар белән ташыйлар, күперне ел саен сезонга гына төзәтеп куялар. Ә яз менә шушы картина. Мөрәҗәгатьләрнең файдасы юк. Авылда газ бар, төнлә беркем дә йөрмәсә дә, урамда утлар яна. Олы яшьтәге кешеләр яши. Видеодагы рдәм сорап кычкыру кайткан туганнарныкы. Бәлки берәрсе ярдәм итәр. Дөньяда яхшы кешеләр бар бит», — дип язучы кеше бар.

Авыл халкына хәзер ничек ярдәм итеп була икәнен ачыкларга теләп, авылда яшәүче Мәүлет әфәндегә шалтыраттык. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан шалтыратканны әйткәч ул: «Ә, юк, безгә бер әйбер дә кирәк түгел», — дип телефонын куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100