Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган сәяхәтче төнбоек чәчәге дип белеп, «атны да үтерерлек» агулы үлән ашаган

Бу кеше кронавирус пандемиясе вакытында табигатьтә яшәргә җыенган булган.

news_top_970_100

Петербургта яшәүче билгеле сәяхәтче Александр Норко вафат булган. Ул үзен «ирекле гадилек фәлсәфәчесе» дип атап йөрткән. Дөньядагы коронавирус пандемиясен ул табигатьтә уздырмакчы булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Безнең акылдан язган заманда үзең дә акылдан язмас өчен абстракцияләнергә мөмкинлек эзләргә кирәк», — дип язган ул 22 мартта социаль челтәрдә.

Сәяхәтченең кисәк кенә үлеп китүе турында хатыны Лариса Норко сөйләгән. Ул бу турыда социаль челтәрдә язган. Александр үләргә берничә сәгать алдан төнбоек чәчәге тамырын таба һәм аны пешерергә җыена. Ләкин ул төнбоекны агулы үсемлек белән бутый.  Бу үсемлек цикута дип атала. Аның тәме дә исе дә яхшы икән. Ләкин бу үлән атны да үтерергә сәләтле, диелә хәбәрдә.

Кайсыбер тарихчылар Сократ та шушы үсемлек белән агуланып үлгән дип исәпли. Башка галимнәр исә бу фараз белән килешми.

Лариса Норко сүзләренчә, җинаять эше ачылган, Александрның үлеме сәбәпләре ачыклана. 

Сәяхәтче үлгәч, мәетен яндырырга кушкан булган. Ул иренең васыятен әлегә үти алмый.

Александр Норко — велосипедчы, дөньяның күп илләрен гизгән. Петербургтан Мисырга, Сингапурга кадәр велосипедта барып җиткән. 2017 елда Туниска кадәр бармакчы булган, тик Псков өлкәсендә аны машина бәрдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100