Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коры үләнгә ут төртү аркасында бөтен авыл янып беткән

Янгын чыгарган бабайның үз өенә ут капмаган.

news_top_970_100
Коры үләнгә ут төртү аркасында бөтен авыл янып беткән

Белоруссиянең Щукинский районындагы Нарчи авылы бөтенләй диярлек янып беткән. Биредә яшәүче 70 яшьлек бабай коры үләнгә ут төрткән. Шулай итеп ул авылдашларын йорт-җирсез калдырган. Бу турыда «Белта» басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр авылдагы алты йортны һәм тагын берничә корылманы гына саклап кала алган. Ут харап иткән йортлар исемлеге шактый зур. Ике дистәдән артык өй, тагын күбрәк санда каралты-кура янып беткән.

Йорт-җирсез калган кешеләр сүзләренчә, 70 яшьлек ир-ат коры үлән яндыра, аннары өенә кереп китә. Ул ут сүнгән дип белә. Ләкин ялкын көчлерәк итеп янып китә һәм бик тиз арада авылны чолгап ала. Коткаручылар мондый зур янгынны тиз генә туктата алмый. Урынга тугыз янгын сүндерү расчеты, волонтерлар җыела. Хәрабәләр икенче тәүлек буена әле дә төтенләп тора.

Янгын чыгарган бабайның үз йорты янмаган. Тикшерүчеләр аңа карата җинаять эше ачкан.

Биредәге түрәләр йорт-җирсез калган кешеләргә ярдәм итәргә ышандыра, беркем дә урамда калмас диләр. Аларны кая күчереп урнаштырасы хәл ителгән инде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100