Тончыккан сабыйны Чаллы табиблары үлемнән коткара алмаган

27 яшьлек хатын кечкенә баласын югалткан.
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, узган җомга көнне кичке уннар тирәсендә "ашыгыч ярдәм" баланы хастаханәгә алып килгән. Балага "клиник үлем" диагнозын куйганнар. 

Табибларның тырышуы нәтиҗә бирмәгән, бала икенче көнне үлгән.

30 еллык хезмәт стажы булган педиатр сүзләре буенча, мондый хәл неврология авырулары булган, дөрес ашатмаган очракта килеп чыгарга мөмкин, дип язылган әлеге хәбәрдә.