Татарстанда яңа туган бала үлемендә акушерны гаеплиләр

Әлки районында бала тудыру йортында яңа туган сабый үлеме буенча акушер-гинекологны хөкем итәләр.

Узган елгы көздә 53 яшьлек табиб бала табарга тиешле хатынны караган. Йөклелектә бернинди дә тайпылышларны күрмәдем, дип раслый ул. Шуңа күрә ул Кесарев кисеме ясап, операция турында карар кабул итмәгән. 

Йөкле хатын шул ук көнне баланы тапкан, тик берничә сәгатьтән соң сабый вафат булган.

Закон буенча, табибка өч елга ирегеннән чикләү яный, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте.