Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч балалы гаиләдә фаҗига». Уфада яшәүче ир-ат хатынының корсагына пычак кадаган

Әнисен якларга маташкан малай да әтисе кулыннан имгәнгән, аннары ярсынган ир-ат үз-үзенә кул салган һәм үлгән.

news_top_970_100
«Өч балалы гаиләдә фаҗига». Уфада яшәүче ир-ат хатынының корсагына пычак кадаган
https://pixabay.com

10 февральдә Уфаның Ленин районындагы фатирларның берсендә ир белән хатын талаша. Ир хатынның корсагына пычак кадый. Аларның 14 яшьлек улы әнисен якламакчы була. Әти кеше аның кулын имгәтә. Аннары бу ир-ат үз-үзенә кул сала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әни белән баланы хастаханәгә китергәннәр, аларга табиблар ярдәм күрсәтә.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Урында тикшерү-оператив төркеме, полиция хезмәткәрләре эшли. Әлеге гаиләнең яшәү шартларын өйрәнәләр, фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга тырышалар, диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта бу гаиләдәге балалар опека органнары һәм шәһәрнең социаль хезмәтләре контролендә. Тиздән алар янына әбиләре киләчәк.

«Бу гаиләдә балигъ булмаган өч бала — 16 яшьлек кыз, 14 һәм 8 яшьлек ике малай бар. Хәзерге вакытта балалар үз ризалыклары белән гаилә үзәгенә урнаштырылды, туганнары килгәнче алар шунда була. Балаларның әбисе Мәскәүдә яши, ул иртәгә Уфа кайтып җитә. Имгәнгән малайга медицина ярдәме күрсәтелде, ул туганнары белән бергә гаилә үзәгендә. Социаль-психологик ярдәм күрсәтелә. Балалар бик борчыла, алар шок халәтендә. Әниләре терелеп беткәнче, балалар әбиләре белән булачак», — дип сөйләгән шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100