Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын өй түбәсеннән төшкән кар астында ун сәгать яткан

Бакча йортына чыгып киткән хатынны коткаручылар кар астыннан тапкан.

news_top_970_100
Бер хатын өй түбәсеннән төшкән кар астында ун сәгать яткан
pixabay.com

Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә яшәүче хатын ун сәгать кар астында яткан һәм исән калган. Бу турыда шәһәр территориясен һәм халыкны яклау идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Хатын бакча йортының түбәсеннән кар төшерергә дип китә һәм әйләнеп кайтмый.

9 февральгә каршы төндә коткаручыларның бердәм диспетчерлык хезмәтенә бер хатын шалтырата. Ул олы кызының машинага утырып бакчага китүен һәм югалуын сөйли. Әни кеше бакчага килгән һәм кызының машинасын гына тапкан.

Вакыйга урынына төрле экстрен хезмәт вәкилләре бара. Алар югалган хатын калын кар катламы астында калган дип фаразлый. Көрәкләр һәм махсус таяклар белән генә кулланып хатынны эзлиләр. Аннары башлык һәм баскыч табалар. Бераздан хатын үзе дә табыла. Ун сәгать чамасы кар астында яткан хатын исән кала. Ул бик авыр хәлдә була.

Хәзер бу хатын реанимациядә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100