Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел корпоративында сугышканнан соң, тугыз көн комада яткан егет үлгән

33 яшьлек ир-атны имгәткәнче кыйнап ташлаганнар.

news_top_970_100
Яңа ел корпоративында сугышканнан соң, тугыз көн комада яткан егет үлгән
https://pixabay.com

Прикамьедагы Губаха шәһәрендә узган елның 24 декабрендә «Гранат» кафесында корпоратив кичәсе була. Тимер юлчылар цехы коллективы бирегә Яңа ел каршыларга җыела. Кафеда тагын берничә компания була. 23.15 сәгатьтә 33 яшьлек Егор билгесез ир-ат белән талаша. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Видеокүзәтү камералары кадрлары буенча Егорның берничә ир-ат белән баскыч төбенә чыгуы күренә. Аларның берсе иремнең битенә суга, ирем егыла һәм аңын югалта. Аннары аны аяклар белән типкәләп кыйныйлар. Иремне тагын бер ир-ат якламакчы була, ләкин аны да кыйныйлар. Сугыш беткәч, бер хатын ашыгыч ярдәм чакыра», — дип сөйли Егорның хатыны.

Егор бик каты имгәнә. Аны хастаханәгә илтәләр, әлеге җәнҗал турында полициягә хәбәр итәләр. Урынга килгән хокук саклаучылар җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлый. Ул биредә яшәүче 38 яшьлек ир-ат булып чыга. Аны изоляторга озаталар.

Табиблар тугыз көн дәвамында Егорның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Ул комада ята. Тик 3 гыйнвар иртәсендә Егор вафат була. Хәзер аның хатыны әлеге сугышның шаһитларын эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100