Казанда бала урларга маташучы ир-ат турында хәбәр дөреслеккә туры килми
Исерек ир-ат урамнан узып баручыларга бәйләнеп йөргәч, аны бала урларга маташа дип фаразлаганнар.
Бүген социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Казанда кыз баланы урларга маташучы ир-ат турында хәбәр таралды. Хәбәрдә видео да бар иде. Анда бер ир-ат кыз бала артыннан килә. Ата-анасы вакытында килеп җиткәнгә күрә генә, ир-ат кызны урлап алып китми кала, диелә бу хәбәрләрдә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма бирде. Урамдагы видеокүзәтү камералары язмасына эләккән ир-ат бала урларга җыенмаган, дип сөйләгәннәр ведомствода «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кичә «Сафиуллин» полиция бүлегенә шалтыраталар һәм Имәнлек урамында исерек ир-ат узып баручыларга бәйләнеп йөрүен әйтәләр.
«Урынга тиз арада экипаж китте. Алар исерек ир-атны тоткарлап, полиция бүлегенә алып килде», — диделәр министрлыкта.
Ир-атка карата «вак хулиганлык» маддәсе буенча протокол төзелгән, диелә хәбәрдә.